11 декабрьдә Пенсия фонды күчмә клиентлар хезмәте Менделеевск районының Камай,Актаҗик,Монаш авыл җирлекләрендә булып китте. Төп килүчеләр,булачак пенсионерларга пенсия билгеләү буенча кирәк документлар тапшыру кагыйдәләре турында аңлатылды. Пенсия фонды сайт һәм аның мөмкинлекләре турында,иминләштерелгән затның шәхси кабинетында теркәлү турында да әйтелде.Специалистлар мәгълүмати базаны файдаланып ,пенсионерларны кабул итте.Мондый эш практикасы үзенә халыкка киң консультация бирүдә отышлы.Менделеевск районының Пенсия фонды торак пунктлар администрациясе белән актив хезмәттәшлек итә,белгечләр белән берлектә графиклар төзелә.
Менделеевск районыннан ерак торак пунктлары да бар.Пенсия фондына килү өчен күп вакыт һәм физик көч таләп ителә.
Пенсия фонды логотибы булган микроавтобус гражданнары кабул итүне уңайлы гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.