“Без чәй янында күңелсезләнмибез.”
Халыкара чәй көне-15 декабрьдә узучы гадәти булмаган бәйрәм ул. Аны чәй устерүче илләр дә, гомумән,һәр чәй яратучы билгеләп үтә ала.
Менделеевск муниципаль районының “Өмет яры” үзегендә тернәкләндерү бүлеге һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Без чәй янында күңелсезләнмибез” дигән чара уздырдылар.
Әлеге чараның максаты- ветереннарны чәй тарихы,файдалы яклары һәм сортлары турында таныштыру.
Чара чәй тарихы турында сөйләү белән башланып китте.
Чәй яратучылар бу эчемлеккә чәйдән тыш суган ,имбирь,тәмләткечләр, әфлисун куша. Кайбер халыклар чәйгә сөт сала .
Күп илләрнең үз чәй традициясе бар.Бер нәрсә генә узгәрми-чәй җир шарында иң яратып эчелүче эчемлек.
Чара чәй өстәл янында тәмамланды.