«Нефтехимия һәм нефть эшкәртү” техникумы хәбәр итә

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

14нче декабрь көнне Менделеев шәһәренең  «Нефтехимия һәм нефть эшкәртү” техникумы филиалында “Рационализатор тәкъдимнәреннән уйлап табуга кадәр” дип исемләнгән бердәм дәресләр булып узды. Л.Я.Карпов исемендәге химия заводыннан кунаклар да чакырылган иде: 2014нче елда яшьләр арасында иң яхшы рационализатор дип табылган дип табылган Рөстәм Газинур улы Мәҗитов; 2007нче елда “Электр җиһазларын төзәтү һәм аңа хезмәт күрсәтү” белгечлеген алган һәм бүгенге көндә “Завод трибунасы” газетасының баш мөхәррире Романова С.Ю.. Рөстәм әфәнде рационализатор булып эшләп китүе, оешма  һәм үзе эшләгән бүлекчә турында сөйләде. Чыгышының ахырында Рөстәм Газинур улы үзенең гади эшчедән сульфат тозлары цехының энергетик белгечлегенә кадәр барып җитүен ассызыклап әйтеп китте. Бары тик тырыш хезмәт кенә югары үрләр яуларга ярдәм итүе турындагы фикерен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International