12нче декабрь көнне шәһәребезнең Менделеев мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре, КФХ җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан тоаврларның бай ассортименты тәкъдим ителгән иде: бал, 5 түшкә күләмендә мөгезле эре терлек ите, 1 түшкә дуңгыз ите,1 түшкә ат ите, 3 түшкә сарык ите, шулай ук күп төрле каз, үрдәк, индоутка итләре. КФХ башлыклары Харитонов Георгий Андреевич һәм Гасанов Мехти Әкбәр Оглы халыкка сөт һәм сөт ризыклары тәкъдим иттеләр.
Бу көнне шулай ук ААҖ “Алабуга ит-консерв комбинаты” предприятиесе шәһәрдәшләребезгә һәм консервланган һәм кош итләре тәкъдим иттеләр.
Барлыгы 400 мең сумлык азык-төлек продуктлары сатылды.