Гражданнарны кабул итү атналыгы

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Менделеев шәһәре администрациясенең кече залында район вәкилләре катнашында гражданнарны кабул итү чарасы уздырылды. Бу юлы менделеевлылар район җитәкчеләреннән түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне сорадылар:

  • Өй түбәләрен төзәтү;
  • Ык Тамагында төзелүче мәдәният йортын музыкаль аппаратура белән тәэмин итү;
  • Җимерек  торак йортлардан  күченү кебек сораулар;

Район башлыгы Валерий Чершинцев, халык белщн аралашканнан соң, аерым хезмәт органнарына әлеге сорауларны җентекләп өйрәнергә һәм хәл итү юлларын табарга боерды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International