Кичә сәгать 12.00 дән 20.00гә кадәр РФ Президенты йөкләмәсе белән дәүләт хөкүмәте органнарында, җирле үзидарәләрдә Россиякүләм халыкны кабул итү көне уздырылды. Менделеев муниципаль районының җирле үзидарәорганнары кабул итүе Фомин урамы 7нче йорт бинасында уздырылды. Аны район башлыгы Валерий Чершинцев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Фролов уздырды. Барлыгы район җитәкчеләренә 2 граждан мөрәҗәгать итте.