Түбән Кама шәһәре “Шинник” спорт комплексында 10-13нче декабрь көннәрендә атаклы спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган Россиякүләм көрәш турниры уздырылды. Турнирда Россия Федерациясенең 14 регионыннан 240 спортчы катнашты, шулай ук Казахстан һәм Таҗикстаннан катнашучылар да бар иде. “Батыр”га йөрүче Волков Роман зур ышаныч белән барлык очрашуларда спорт мастеры кандидаты нормативын үтәп, вакытыннан алда беренче урынны яулады. Спортчы үзенең тренеры Хөснетдинов Р.Р. җитәкчелегендә шөгыльләнә.