Балалар сәнгать мәктәбе хәбәр итә

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Балалар сәнгать мәктәбенең икенче катында рәсем сәнгате бүлегенең 3нче сыйныф укучыларының эшләреннән күргәзмә оештырылды. Анда укучыларның иң яхшы сынлы сәнгать, дизайн, станокта ясалган композицияләрүрнәкләре урнаштырылган иде. Һәрбер яшь рәссам үзенең эшендә рәсем сәнгатендәге осталыгын күрсәтергә тырышкан. Күргәзмә декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук монда рәсем сәнгате бүлегенең 3нче сыйныф укучысы Александра Донскихның аерым күргәзмә эшләре дә урын алган. Әлеге кыз бала үзенең сәләте, зур тырышлыгы һәм җаваплылыгы белән аерылып тора. Күргәзмәдә рәсем, сынлы сәнгать, дизайн буенча эшләр дә тәкъдим ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International