Менделеев районының пенсия фонды иминиятләштерү взнослары буенча бурычларны бетерү өстендә эшне дәвам итә. Эш мәҗбүри пенсия һәм сәламәтлекне иминиятләштерү буенча планлы күрсәткечләрне үтәү максатындабашкарыла. 2015нче елның 15нче декабрендә пенсия фондында КФХ ”Мөхәммәтгалиев И.Г.” хуҗалыгының баш бухгалтеры белән очрашу булды. Бу хуҗалыкның Россиянең пенсия һәм мәҗбүри сәламәтлекне иминиятләштерү фондына күләмле бурычы бар. Исәпкә алу бүлеге мөдире Хафизова С.Н. бу җыелган бурычны каплауның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлегенә басым ясады.
КФХ ”Мөхәммәтгалиев И.Г.” нан килгән вәкилне тыңлаганнан соң, җыелган бурычларны бетерү буенча протокол төзелде, шуның нигезендә оешмага агымдагы елның ахырына кадәр иминиятләштерү взносларын түләп бетерү бурычы йөкләтелде.