Менделеевск шәһәрендә Гассар исемендәге сәнгать сараенда мөселманнарның зур бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне билгеләп үтелде. Аны имам-мөхтасип Ирек хәзрәт алып барды һәм башлап җибәрде. Шәһәребез башлыгы Валерий Чершинцев шәһәрдәшләребезгә, якын-тирә шәһәрләрдән килгән имам-мөхтасипләргә, барлык мөселман халкына тантаналы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чыгышлардан соң Мөхәммәд пәйгамбәрне мактап матур аһәңнәр белән салаватлар һәм мөнәҗәтләр башкарылды. Ирек хәзрәт тамашачылар белән мөселман йолалары һәм гореф-гадәтләрен белү буенча интелектуаль уен үткәрде. Бәйрәм тамашачылар һәм кунаклар тарафыннан бик җылы кабул ителде, Ходай Тәгаләдән шундый бәйрәмнәрнең кабатлануын сорап дога кылдылар.