ЦВР буенча мәгълүматлар

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

4 нче январьдаМәктәптән тыш тәрбия бирү үзәге педагоглары Габдрахманова Л.М. , Микеева Э.М., Шайхаттарова Р.А. коррекцион мәктәп укучылары өчен мастер класслар күрсәттеләр.

Лилия Музагитовна мастер классында балалар тукымадан Раштуа фәрештәләре ясадылар. Ә Римма Әхәтовна көнкүрештә кулланылучы сода, үсемлек мае, кола, фейри кебек әйберләр белән экспериментлар үткәрде. Барлык катнашучы балалар грамоталар алдылар.

Соңнан Эльвира Махмутовна “Угадай мелодию” конкурс программасы оештырды. Бу конкурста Кураев Алексей Җиңүче дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International