Бокс буенча 8 нче Бөтенроссия турниры башланды. Анда Менделеевск, Кукмара, Зеленодольск, Алабуга, Ижевск, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Минзәлә шәһәрләреннән 117 катнашучы килде.
Ярышны тантаналы төстә Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцевачыпҗибәрде. Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Макаров К.Г., яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Зарипов Р.Р. һәм башка кунаклар катнашты.
Хәтта бәйрәм көннәрендә дә спортсменнар ярышка ашкына. Ярышлар 9 нчы январьга кадәр дәвам итәчәк. Тәртип өчен җаваплылык “Форпост” үзәгенә тапшырылды.
Шул ук вакытта СОК “Химик” залларында ДЮСШ “Батыр” беренчелегенә ирекле көрәш буенча “Раштуа очрашулары” үтте.