Раштуа концерты

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

Раштуа – христиан дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе.

7 гыйнвар көнне Менделеев исемендәге мәйданда Халыклар дуслыгы йорты Гассар исемендәге мәдәният сарае белән берлектә Раштуа бәйрәме концерты бүләк итте. Шәһәр халкын һәм кунакларны үзләренең җырлары, шигырьләре белән сөендерүчеләр арасында Римма Плитман, ветераннар хоры, Клара Галләмова, Николай Макаров, Любовь Косякова, “Эрвел” мари  халык җыры ансамбле, “Күңелле әбиләр” ансамбле, Инна Килеева, Дмитрий Лахтин, “Рапсодия” вокаль ансамбле, Андрей Глущенко бар иде.

Концертны алып баручы Марина Комарова бәйрәм тарихын белүгә багышланган мавыктыргыч викторина үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International