Гассар исемендәге мәдәният сарае хәбәр итә

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

Бүген Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР Менделеев керәшен җәмәгать оешмасының тантаналы очрашуы булды. Котлау сүзе белән социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров чыгыш ясады һәм катнашучыларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Чарада шулай ук “Кама таңнары” приюты директоры Павел Миронов, “Бердәм Россия” Менделеев җирле бүлеге җитәкчесе Клавдия Смирнова, “АкКау” Алабуга фольклор ансамбле катнашты. Күңел ачу программасы белән “Бигәш” (Иске Гришкин), “Ак Чишмә” (Бөрешле), “Карендәшләр” (Сәйтәк), “Туганайлар” (Менделеев) ансамбльләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International