Яңа ел концерты

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

30 декабрьдә Монай авыл мәдәният йортында Яңа ел бәйрәм концерты булды. Авыл башлыгы А.Мессеев якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, изге теләкләрен юллады.  Аннан соң йорт тирәләрен бизәү конкурсында җиңүчеләрне котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ә сәхнәдә чып-чын тамаша башланды. Тамашачыларны мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ял иттерде. Авыл халкы концерт программасыннан канәгать калды.

Бәйрәм салюты кичәнең кульминацион ноктасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International