Халыклар дуслыгы йорты яклавы астында 9 нчы гыйнвар көнне “Татарстан җөмһүрияте марийларның милли мәдәният автономиясе”нең Менделеев бүлеге башлангычы белән Гассар исемендәге мәдәният йортында Марий Кас дип исемләнгән ял итү кичәсе үтте. Анда Марий Эл җөмһүриятенеңатказанган мәдәният хезмәткәре В.А.Николаев, җөмһүриятебезнең эстрада җырлары бәйгеләре лауреаты А.П.Волкова һәм М.А.Иванов катнаштылар. Бәйрәмгә Менделеев, Алабуга районнары авылларыннан, Яр Чаллы һәм Моңга шәһәрләреннән кунаклар килгән иде.