9 нчы гыйнвар көнне “Химик” спорт – сәламәтләндерү комплексында “Батыр” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә волейбол буенча “Раштуа очрашулары” булды. Ярышны “Батыр” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры С.И.Лисютин ачты. Очрашуда 7 команда катнашты: Яңабирде авылыннан кызлар командасы, Бәзәкә авылыннан малайлар командасы, шәһәребезнең 1 нче һәм 3 нче мәктәпләреннән кызлар һәм малайлар командалары, 1 нче гимназиянең малайлар командасы катнашты.
Кызлар арасында:
1 урын – шәһәребезнең 3 нче номерлы мәктәбе командасы (тренеры - Кольцова О.В.)
2 урын – шәһәребезнең 1 нче номерлы мәктәбе командасы (тренеры - Басаркин А.В.)
3 урын – Яңабирде мәктәбе командасы (тренеры - Егоров М.В.)
Малайлар арасында:
1 урын –Бәзәкә мәктәбе командасы (тренеры - Сиразетдинов Р.Н.)
2 урын – шәһәребезнең 3 нче номерлы мәктәбе командасы (тренеры - Кольцова О.В.)
3 урын – шәһәребезнең 1 нче номерлы мәктәбе командасы (тренеры- Басаркин А.В.)