11 нче гыйнварда Менделеев муниципаль районының “Өмет яры” үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен, соөиаль –тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре иң әдәпле көннәрнең берсе- Халыкара рәхмәт көнен үткәрделәр.
Чараның максаты- өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга әдәплелекнең иң югары кыйммәт икәнен искәртү иде.
Чара “рәхмәт “ сүзе турындагы хикәят белән башланып китте. Алга таба ветераннар бу сүзнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Баксаң, бу сүз ике сүздән килеп чыккан икән- “Ходаем, коткар”,”Коткар, Ходаем”. Шулай ук бу сүзнең төрле телләрдә ничек яңгыравын искә төшерделәр. Кайсы шәһәрнең иң әдәпле шәһәр икәнен, ә кайдадыр “рәхмәт” сүзенең бик сирәк әйтелүен белделәр.
Рәхмәт- күз карашы, елмаю, ишарәләр белән белдерелә ала.Болар-“сүзсез рәхмәт” дип атала да инде. Бәйрәмнәрдә бүләкләр бик актуаль. Әмма еш кына без бик мәгнәле гади сүзне әйтәбез- “рәхмәт”.