4-10 нчы гыйнварда “Костер” балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары активларының “Галстук иле “ профиль сменасы узды.
Безнең район данын активист, спортчы һәм чибәр кыз – Абдулина Анита яклады.Ул-Мәктәптән тыш эшләр үзәге активисты.
“Быел программа бик үзенчәлекле булды – дип уртаклашты безнең белән Анита.Һәр кеше иҗтимагый эш өчен актуаль булган күнекмәләрне- ораторлык осталыгын,эшлекле документларны алып бару, презентацияләр ясауны өйрәнделәр.Бу эштә балаларга Республика һәм Россия бәйгеләрендә җиңгән укытучылар булыштылар”