“Шау-шулы Яңа ел”.

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

9 нчы гыйнварда Монай авылы мәдәният йортында “Шау-шулы Яңа ел” дигән исем астында командалар ярышы булды. Бу чарада олылар да, кечеләр дә катнашты.Иң кечкенә катнашучыга нибары 2 яшь иде.

Бәйрәм танышу конкурсы белән башланып китте.Һәр команда үзенең исемен, девизын, эмблемасын яклады.

Командалар чыгышы бик кызыклы, җанлы булды. Ярышта 3 команда катнашты:”Мандарины”,”Звездочки”, “Вираж”.

Шуннан соң бөтен командалар да “көрәшкә” ташландылар. Аларга тәкъдим ителгән ярышлар кайвакыт гади булмасалар да, йөгерү, сикерү кебек ярышлар, спорт күнекмәләрен күрсәтергә ярдәм итте. Катнашучылар туп, кыршау , скакалка белән булган “Тот мине” эстафетасында осталыкларын күрсәттеләр.”Күңелле кичү”, “Катнаш эстафетада”катнаштылар һәм бик күп каршылыкларны җиңделәр.

Бәйрәм бик күңелле булды. Барлык катнашучылар  да “Мактау грамотасы” белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International