Бүген администрациянең кече залында парклар һәм скверлар турындагы киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә “Ушков утравы” паркының оештыру мәсьәләләре каралды. Үзләренең киңәшләре белән архитектура бүлеге җитәкчесе Илдар Минемухаметов, ОАО Карпов исемендәге Химзоводның техник директоры Илдар Шавалеев чыгыш ясады. Киңәшмәне башкарма комитет рәисе Владимир Фролов үткәрде.