Яңа ел ялларында Балалар китапханәсендә күп төрле чаралар узды. “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләр китапханәнең тәүге кунаклары булды. Балалар өчен “Яңа ел турныда кем күбрәк белә?” дип аталган викторина уздырылды. Алар өчен кызыклы сораулар, табышмаклар, күнелле мультфильмнар тәкъдим ителде.
Миронова Т.И. җитәкчелегендәге 2 нче “Г” классы Е.Чарушинның иҗаты буенча әдәби уен формасындагы чарада катнаштылар. “Яңа елны ничек каршылыйлар?” дип аталган танып-белү программасы, “Яңа ел төнендә могҗизалар” виртуаль күргәзмәсе, китапханә кунакларына зур канәгатьлек тудырды.
“Кошларны ашатыгыз!” дип аталган әңгәмә балаларда кошларга карата мәхәббәт хисләре уятты.