Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре балаларның кышкы каникулын бик күңелле оештырдылар. Көннәр салкын буллу сәбәпле ,укучылар күп вакытларын мәдәният йортында үткәрделәр .Укучылар белән « Канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итәргә?»исемле дәрес уздырылды . Балалар картон тартмалардан, пластик бутылкалардан кошларга җимлекләр ясап, агачларга элеп куйдылар һәм һәркөнне җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, ярмалар салып тордылар. Кошларның җимлекләрдән җим чүпләүләрен читтән карап тору, үзе бер ләззәт булды аларга . Укучылар белән күңел ачу кичәсендә татар халкының «Йөзек салыш», «Буяу сатам» уеннарын уйнадылар. Спорт уеннарына балалар бик теләп катнаштылар. Татар һәм рус халык әкиятләре буенча кичәләр уздырылды . Шахмат,шашка,домино,теннис уеннарын бик яратып уйнадылар. 7-январьда каникулга әби-бабайларына кунакка кайткан балалар өчен чыршы бәйрәме оештырылды . Балалар чыршы тирәсендә җырладылар, биеделәр,шигырь сөйләделәр. Кыш бабай белән кар кызы оештырган уеннарда, ярышларда катнаштылар . Кыш бабай капчыгыннан балаларга татлы конфетлар таратты. Көннәр җылыткач таудан чана шуу оештырылды . Укучыларның кышкы каникуллары бик күңелле узды .
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Менделеевск 2016 г.