Бүген администрациянең кече залында көндәлек иртәнге планлаштыру, шулай ук күп балалы гаиләләр мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. Доклад белән Әлфия Салаватуллина чыгыш ясады. Менделеев районында 316 күп балалы гаилә яши. Аларның 29 ы исәптә тора. 10 гаилә социаль куркыныч хәлдә яши. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев Мәскәүдә уздырылган VII Гайдар форумы нәтиҗәләре турында сөйләде. Анда президент Рөстәм Минниханов та катнашты. Валерий Сергеевич авыл поселениеләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында аралашты.