Бүген Гассар исемендәге мәдәният йортында ветераннар өчен Яңа ел балы узды. Аларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев бәйрәм белән котлады һәм җитәкчелек исеменнән бүләкләр тапшырды. Иҗат коллективлары ветераннарны бәйрәм концерты белән сөендерде.
Менделеев районында 8550 пенсионер яши. Алар актив тормыш рәвеше алып баралар. Спорт белән шөгыльләнәләр, республика спартакиадаларында катнашалар, компьютер серләренә төшенәләр.