“Яңа ел утлары могҗизасы”

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

14 нче гыйнварда Ижевка авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә “Яңа ел утлары могҗизасы” дип аталган ял кичәсе уздырылды. Мәдәният йорты директоры А.М.Затирко кунакларны бәйрәм белән котлады һәм сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Тамашачылар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңелле җырлар җырладылар. Кичә дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International