14 нче гыйнварда рәссам Г.Т.Хуцистова белән очрашу узды. Очрашуны музей хезмәткәрләре уздырды. Аның хезмәтләрендә туган якка мәхәббәт, Чулман елгасының киңлеге һәм матурлыгы сурәтләнә. Музей хезмәткәрләре Галина Тихоновна белән хезмәттәшлекне үстерергә сүз куештылар, рәссам яңа иҗат эшләре белән сөендерәчәген ышандырды.