2016 нчы ел россия киносы елы дип игълан ителде. Теләсә кайсы фильмның сюжет нигезе китап булып тора. Күпчелек менә дигән кино-фильмнар балалар язучыларының китаплары буенча төшерелгән. 18 нче гыйнварда Үзәк китапханәнең уку залында "Китап геройлары экранда да яши" дип исемләнгән кино-викторина уздырылды. Викторинада 3 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары катнашты.