Шоколадлы ил

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19 гыйнварда Балалар китапханәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе консультанты Досманова Э.Р. белән берлектә 1нче гимназиянең 7нче сыйныф укучылары өчен  “Шоколадлы ил” дигән информацион сәгать үтте.

Икътисадтагы иң мөһим проблемаларның берсе – сыйфат. Сатып алынган товарның сыйфатын дөрес билгеләргә кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә бу очрашуның темасы итеп - һәркем дә яратып куллана торган шоколад сайланыла.

Информацион сәгатьне клоуннар Тепа һәм Шлепа ачып җибәрде. Элмира Рафаэльевна шоколадның барлыкка килү тарихын, аның ничек ясалуы турында  сөйләде. Шулай ук төп җитештерүчеләр белән таныштырды һәм шоколад сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International