“Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләрнең экскурсияләре

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19 гыйнварда “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләрнең мәктәпкәчә булган төркеме өчен Балалар китапханәсендә “ Без зоопаркта бер генә сәгать йөрмәдек” дигән экскурсия булды.

Китапханәче Марготнова Ирина Александровна оештырган уен ярдәмендә, балалар зоопаркта нинди хайваннар яшәгәнен белделәр. С. Михалков шигыре буенча төшерелгән “Чыпчык кайда төшке аш ашый” дигән мультфильм карадылар. Зур кызыксыну белән хайваннарның бер-берсеннән ничек аерылуларын тыңладылар.

Кичә  кызыклы өстәл уеннары һәм “Зоопаркта ремонт” дигән мультфильм белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International