Кичә Химик спорт комплексында Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев “Ветераннар балы” кысасында үткәрелгән чарада ветераннарга скандинавия йөреше өчен кирәк булган таяклар бүләк итте. Шулай ук аларга шахматлар, шашка уены, футболкалар һәм спорт белән шөгыльләнү өчен кирәк булган башка бүләкләр дә тапшырдылар.