«Китап йорты»

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

22 нче гыйнвар көнне Иске Гришкин авылы китапханәсе “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә үз ишекләрен ачты. “Мин укыдым, миңа ошады” дип аталган китап күргәзмәсе барысының да игътибарын җәлеп итте. Балалар бик теләп кечкенә китапчыкларны, китап-уенчыкларны, төрле тематиканы чагылдыручы энциклопедияләрне карадылар. Шулай ук алар  игътибарына “Бабам бакчасы” дип аталган презентация тәкъдим ителде.Балалар,шулай ук, китапханәченең кем икәнен, китапханәдән китап алучыларның кем дип аталуын белделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларның әти-әниләре белән тагын китапханәгә килүләренә һәм киләчәктә даими укучылары булуларына өметләнеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International