Татар китапханәсе “Өмет яры” игелек үзәгендә “Милли киемнәребез” дигән кичә уздырды.
Татарларның рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирасы да бай. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
Ял итүчеләр татарларның борынгы заманнардан килгән киенү рәвеше вакыт узу белән ничек үзгәрүен күзәттеләр. Милли бизәкләр белән эшләнгән баш киемнәре: түбәтәй, калфак; бала итәкле күлмәкләр, читек-кәвешләр, бизәнү әйберләрен слайдлар аша карап сокландылар. Видеоязмада И.Шакиров башкаруында “Ак калфак” җырын тыңлап, “Чабата” биюен карап хозурландылар.
Кичә барышында музыкаль тәнәфесләр ясалды. Апа-абыйлар өчен китапханә хезмәткәре З.Шакирова матур җырларын бүләк итте. Татар халык уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барган кичә ял итүчеләр күңеленә бик хуш килде.
Менделеевск 2016 г.