Балалар сәнгать мәктәбе фоесында Фадеева О.А. җитәкчелегендә “Тормыш Агачы” дип аталган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә рәсем сәнгате бүлегенең 2-3 нче сыйныфында укучыларның эшләре тәкъдим ителде.
Тормыш Агачы- нәсел агачы, кешенең галәм белән очрашкан урыны. Һәр халык аны бөтенлек билгесе буларак кабул итә. Ул тормышны системалаштыра, андагы һәр предметка, тереклеккә үз урынын билгели.
2-3 нче сыйныф укучылары Тормыш агачын яшәүгә шәхси караш символы буларак та , кешеләрнең тирә-юнь белән бәйләнеше буларак та карадылар. Күргәзмә 20 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.