95 яшьлек юбилей уңаеннан

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Кичә Сәйтәк авылында яшәүче Анна Архипова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Анна Васильевна өлешенә сугыш авырлыклары да, өч баласын югалту да төшә. Ул гомерен туган авылына хезмәт итүгә, лаеклы уллар үстерүгә куя. Бүгенге көндә ул улы Андрей һәм килене Валентина белән гомер итә.

Юбилярны истәлекле көне белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады һәм Анна Васильевнага Россия Президенты открыткасын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга Бәзәкә җирле үзидарәсе башлыгы Розалия Насифуллина да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International