25 нче гыйнварда «Поселок» ТИҮ шәхси сектор урамнарының өлкәннәре җыелышы уздырды. Анда җыелганнар алдына шәһәрнең иске өлешендә эшләү буенча бурыч максатлар куелды: социаль мәсьәләләрне хәл итү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү мәсьәләләре, хокук тәртибе һәм ветераннар турында кайгыртуга кагылышлы мәсьәләләр һ.б. Анда чакырылды: Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.Галеева, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын үтәүче Т.Андерзянов, сервиз хезмәте күрсәтү директоры Р.Сабитов, янгын күзәтчелеге тикшерүчесе Ф.Галанин, «ЖилЭнергоСервис Менделеевск» ҖҮҖ директоры А.Сармаков, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Белоногов чакырылды.