2016 нчы елның 22-24 гыйнварында Менделеевск муниципаль районының көрәш буенча командасы Зәй районының элеккеге хакимият башлыгы Р.Фардиев хөрмәтенә көрәш буенча республиблика турнирында катнашты. Ярышлар Зәй шәһәренең спорт-сәламәтлек комплексында узды. Анда Татарстан районнарыннан 15 командада 200 гә якын спортчы катнашты. Камай авылыннан көрәшче Ренас Калимуллин 85 кг авырлыкта икенче урын яулады. Истәлекле медаль һәм премия белән бүләкләнде.