4. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Студентлар көне үткәрелде

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә Гассар исемендәге мәдәният сараенда Бөтенроссия студентлар көненә багышланган мавыктыргыч чара үткәрелде. Ул холда башланды. Анда кичәне алып баручы кунаклар белән интерактив чыгышлар, Селфи-принт, жк-экраннарда республика һәм муниципаль яшьләр чараларының видео язмаларын күрсәтү оештырды. Аннан мәдәният сараеның зур залында төп концерт программасы «Орхидея» бию коллективының диодлы яктырткычлар белән биюеннән башланды. Менделеевск районы хакимияте исеменнән студентларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров котлады. Менделеевск шәһәренең бию ансамбльләре һәм солистлары яшь тамашачыга дәртле һәм җылы номерларын бүләк иттеләр. Шулай ук 2015 нче елгы республика КВН командасы кичә кунаклары алдында мавыктыргыч программа белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International