Менделеевск муниципаль районының «Өмет яры» социаль-хезмәт үзәге шундый исем астында социаль-реабилитацион бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Россия киносы елына багышланган чара үткәрделәр. Бу чараның максаты – өлкән яшҗтәгеләр һәм инвалидларның ялын оештыру, илебез фильмнарын популярлаштыру. Әлеге чара кинематографның килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланды. «Кино» грек теленнән тәрҗемә иткәндә «хәрәкәтләнгән», «хәрәкәт итәм» дигәнне аңлата. Бертуган Люмьерлар кинога нигез салучылар дип исәпләнә, аларның беренче киносеансы Парижда Капуцинов бульварында 1895 елның декабрендә уза.