22 нче гыйнварда “Спорт һәм сәламәтлек атналыгы” кысаларында "Сатори" спортчылары балалар бакчасында дуслык визиты белән булдылар һәм осталыкларын күрсәттәләр. Клуб җитәкчесе Лилия Сергеевна көнчыгыш бергә-бер көрәшнең гаҗәеп дөньясы турында мавыктыргыч итеп сөйләде, балалар аны тәэсирләнеп тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Спортчыларның күрсәтмә чыгышы очрашуның иң биек ноктасы булды. Балалар "Сатори" клубының яшь спортчылары осталыгына сокланып карадылар һәм күпләрдә шушы көрәш төре белән шөгыльләнү теләге туды.
"Сатори" клубы шәкертләренә һәм шәхсән Лилия Сергеевна Богатовага хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез.