2016ел- Рәсәйдә тыюлыклар елы дип игълан ителде.25 нче гыйнварда 7 нче мәктәп укучылары, Үзәк китапханәнәнең укулар залына ,“Түбән Кама” милли паркы буенча видео уен-сәяхәткә чакырылдылар. Балалар парк территориясенә Зур һәм Кече имәнлек, Боровецкий урманы, Алабуга һәм Танайка болынлыклары,Кызыл Тау керүен, үсемлекләр һәм хайваннар тормышын,аларны паркның төрле почмакларында очратып булуын белделәр.
Шишкин урыннары”Түбән Кама” паркына билгеле бер уникаль төсмер бирә
Бүген рәссамны күп картиналар язарга рухландырган 20 урын билгеле. Ул картиналарның берсе -“Святой ключ близ Елабуги”-Пантелеймон-дәвалаучы исемен йөртүче изгеләр чишмәсенә багышлана.
“Урманнан да яхшырык берни дә юк. Урман –ул тормыш, кешеләр моны яхшы белергә тиеш,-”.дип васыять әйтеп калдырган Шишкин И.И.
Сәяхәт вакытында балалар, шушы кечкенә генә утрауны саклап , бөтен планета турында кайгыртып булуын аңлап киттеләр.