« Рябинушка»да музыка атналыгы

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

25-29 нчы гыйнвар көннәрендә МБМББУ   10 нчы номерлы “Рябинушка” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  музыкаль белемнәрен баету һәм үстерү максаты белән музыка атналыгы узды. Атналык балаларның яраткан мультфильмнарындагы җырлар белән ачылды. Бу көн тәрбияләнүчеләрнең  “Яраткан мультфильмнарның җырлар геройлары” дигән рәсем күргәзмәсе белән тәмамланды. Сишәмбе көнне балалар бакчасына сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары килде.  Сәнгать мәктәбе директоры А.А. Абрамова балаларны музыка уен кораллары белән таныштырды, аннары яшь музыкантлар башкаруында төрле пьесалар яңгырады. Чәршәмбедә татар музыкасы көне булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International