Бүген Ижёвка авылында халык җыены булып үтте.
Халык алдында Ижёвка авыл җирлеге башлыгы Сабиров Тимур Нургали улы 2015 елга отчёт доклады белән чыгыш ясады.
Форсаттан файдаланып, авыл халкы Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцевка, авыл җирлеге башлыгы Тимур Нургали улына, район службалары җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр. Халыкны авыл юлларына щебёнка салуга, Шифалы су заводына, яр буенда пляж оештыруга, хуҗасыз этләргә кагылышлы мәсьәләләр борчый.