Турай урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпне төрле елларда тәмамлаучы чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсе уздырылды. Чыгарылыш укучылары үзләре укый торган, укыган уку йортлары турында сөйләделәр, студент тормышы белән таныштырдылар, укучылар әзерләгән бәйгеләрдә көч сынаштылар. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.