Изге Валентин көне – гашыйклар көне уңаеннан Бәзәкә авылы китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән берлектә “Бөек тылсым бар шул мәхәббәттә” дигән ял кичәсе узды. Кичәгә килгән авылдашларга Ф.Башарова һәм Г.Гумерова кызыклы программа тәкъдим иттеләр.
“Назлы сүзләр”, “Дустыңның сөяркәсен тартып ал”, “Бәйрәмгә тылсымлы теләк”, “Гашыйк йөз” һәм башка кызыклы уеннар сөю, мәхәббәт турындагы җырлар, дәртле биюләр белән бергә үрелеп барды.
Кичәдә аеруча Сибгатуллиннар, Газизовлар, Мусиннар, Хузиахметовлар, Мирзаяновлар гаиләләре актив катнаштылар. Күп биремнәрне аеруча кызыклы да, мәгънәле дә итеп башкарган Тәнзилә һәм Рәфис Сибгатуллиннар гаиләсе кичә ахырында “Иң гашыйк пар” исеменә лаек дип табылдылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.