"Муса Җәлил – каһарман шагыйрь"

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан Татар китапханәсендә  “Муса  Җәлил – каһарман шагыйрь” дигән  танып белү сәгатьләре  үткәрелде. Чараларда 7нче бакчаның өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты.

Муса Җәлил, Муса Җәлил,

Халкыбыз каһарманы!

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны.

Муса Джалиль, Муса Джалиль,

Герой народа моего!

Бессмертны и его стихи,

И слава громкая его!

Чара Рафис Корбанның М.Җәлилгә багышланган шигырь юллары белән башланыпкитте. Балалар слайдлар аша әдипнең тормыш юлы белән таныштылар. Шагыйрьнең балачагыннан “Муса мәктәпкә бара”, “Балыкчы Муса” сәхифәләрен кызыксынып тыңладылар. Булачак батырның кечкенәдән тырыш, зирәк, булдыклы һәм түзем булып үсүенә инандылар. Әдипнең балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштылар. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” сабыйларда зур кызыксыну уятты. Уч төбенә сыярдай кәгазь кисәкләренә язган үлемсез шигырьләре  һәм дошманга каршы аның үз тылында көрәш алып баруы өчен, Муса Җәлилнең каһарман шагыйрь исеменә лаек булуы аңлатылды. Ахырда балалар шагыйрьнең “Кызыл ромашка” шигыре буенча эшләнгән  анимацион фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International