19 нчы февраль көнне Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә Туган тел көне уңаеннан тематик кичә үткәрелде.
Җир йөзендә телләр бик күп. Галимнәр якынча 6 мең ярым тел бар дип исәпли. Хәзерге көндә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен , җәмгыять яшәеше барышын бөтен турылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган уңай ун-унбиш тел арасында безнең татар теле дә бар.
Тел дигән бөек хәзинә турында нәрсә әйтеп була икән?! Читен эш, әмма әйтергә кирәк. Иң беренче чиратта, телебезнең бөеклеге турында, милләтебезнең горурланырлык бөек шәхесләре, халкыбызның бай тарихы турында сөйләп Туган телдә сөйләшүче яшьләрдә горурлык хисе уятырга кирәк. Кичәбез нәкъ шул хакта иде.
Кичәдә иң элек Туган телгә багышланган фильм күрсәтелде, аннары “Тел – халык күңеленең кыңгыравы” дигән слайд презентациясе астында балалар чыгыш ясады. Чара бөтен зал бергә бөек Тукайның “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.