Юбиляр

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Лидия Тимофеевна  тормышның авырлыгын иртә татый. Аңа 14 яшь булганда, сугыш башлана. Ул, башка яшьтәшләре белән, колхоз ишенә җигелә. Сугыш беткәч., фермада эшкә кала, аннан соң умартачылык һөнәрен өйрәнә. - Әнием хәзер дә эшсез утыра алмый, - ди улы Евгений Николаевич,- хуҗалыкта да барлык эшләрне узе башкара. Лидия Тимофеевнаның горурлыгы, аның балалары :кызы Мария һәм улы Евгений. Евгений Николаевич- Енабердино җирлеге башлыгы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Виктор – шәһәр һәм район чараларының алыштыргысыз  алып баручысы, композитор, автор-башкаручы, шулай ук атказанган мәдәният эшлеклесе. Юбилей көнне өйдә балалар, оныклар һәм оныкчыклар җыелды. Юбилярны Константин Макаров котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International