12 нче апрельдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре космонавтика көненә багышланган "Галәмгә сәяхәт" дип аталган тематик кичә үткәрделәр. Кичәдә кәгазьдән самолет макеты ясадылар, рәсемнәр конкурсында иң матур космик ракета билгеләнде, "Мин космос турында нәрсә беләм" исемле викторина сорауларына җавап бирделәр.



