Галәм киңлекләре

2017 елның 14 апреле, җомга

13 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен космонавтика көненә карата танып белү сәгате «Галәм киңлекләре» үткәрелде.

Балалар бик кызыксынып «Земля в ладонях» исемле презентация карадылар. Юрий Гагаринның очышка әзерләнгән сәгатьләрендә илебез гражданнарына үз тавышы белән яздырылган мөрәҗәгатен тын калып тыңладылар.  Планеталар турындагы видеороликны карагач, бик күп сораулар туды. Әлеге сорауларга җавап итеп «Вселенная», «Космическая азбука»,  «Планеты» кебек китаплар тәкъдим ителде. “Конструктор”уенында балалар бик теләп катнашып, ясалган ракеталарын иң нәни катнашучыларга бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International